Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 сентябрь 2019, 03:15

Мәгариф яңа үсеш юлына чыга

19 сентябрьдә мәктәп директорларын Уфа шәһәренең 160 санлы лицеенда укыту башланды.

Уфа шәһәрендә “Башкортстан цифрлы мәгарифе” проектын гамәлгә ашыру башланды.

Проектка ярашлы, республикада мәгариф системасы “Русия: заманча мәгариф цифрлы мохит” проекты кысаларында үзенең үсешендә яңа адымга әзер.


Беренче этапта мәктәпләрнең җитәкчеләрен укытачаклар. Башта диагностиканың берничә яңа технологиясе файдаланылачак. Мәктәп директорының, аның урынбасарларының, укытучыларның, укучыларның төрле мәгълүмат ресурслары белән эшли алуларының конкрет хәлләре тикшереләчәк.

Уфа шәһәре хакимиятенең мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, педагогик һәм идарә итү тәҗрибәсе туплау өчен берничә пилот мәктәп сайлап алыначак һәм анда soft skills, hard skills, digital skillsны үстерү һәм бәяләү өчен технологияләр эшләнәчәк. Бу эш дәүләтнең “Цифрлы җәмгыять өчен 21 гасырда компетенцияләр: техника һәм технология”, “Цифрлы дөньяда мәгариф: 21 гасырда күнекмәләр формалаштыру инструментлары” проектлары белән тәңгәл килә.


Проектның уникальлеге шунда: югары технологик ресурслар һәм югары дәрәҗәдәге педагогик кадрлар белән тәэмин итү исәбенә сыйфатлы мәгариф һәм анда катнашучыларның һәрберсен үстерүгә юл ачыла. Укучы кайда яшәвенә һәм үзенең физик сәламәтлеге нинди булуына карамастан мәдәният һәм фән белән бәйле теләсә нинди мәгълүматка ия була алачак.


19 сентябрьдә мәктәп директорларын Уфа шәһәренең 160 санлы лицеенда укыту башланды.

Читайте нас: