Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 сентябрь 2019, 16:08

Тизйөрешле трамвайларда җилдерербезме?

Уфада тиз йөрешле трамвай проекты турында актив сөйләшүләр бара.

Уфада пассажирлар йөртү бер гомум системага берләштереләчәк, диде “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәмәтҗанов.
Моның өчен тиешле инфраструктура булдырылачак. Спикер әйтүенчә, әлеге вакытта РФ Транспорт министрлыгында Уфада тиз йөрешле трамвай проекты турында актив сөйләшүләр бара. Белгечләр тиз йөрешле трамвайның оптималь маршрутын исәпли.
Киләсе елда финанслау механизмының расчетларын һәм проектлауны башларга планлаштыралар. Тиз йөрешле трамвай проектын милли проект кысаларында тормышка ашыру планлаштырыла, ягъни, федераль бюджет ярдәме белән.
Шулай итеп, пассажирларны йөртү системасында реформа башланды.

Читайте нас: