Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 сентябрь 2019, 03:36

Русиядә милли проектларны финанслау 7 трлн сумга кадәр артачак

Илнең социаль-икътисади үсеше чараларын гамәлгә ашыруга 500 млрд сум өстәргә булганнар.

Русия Хөкүмәте утырышында илнең социаль-икътисади үсеше чараларын гамәлгә ашыруга 500 млрд сум өстәргә булганнар.


2020-2022 елларда милли проектларны финанслауны 500 млрд сумга арттырырга планлаштыралар. Ул 6,5 трлн сумнан 7 трлн сумга кадәр артачак. Бу турыда Русия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.


«Барлыгы өч ел дәвамында милли проектларны һәм магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан якынча 7 трлн сум юнәлдерү күздә тотыла», — дип хәбәр итте 19 сентябрьдә Русия Хөкүмәте утырышында Дмитрий Медведев.
Читайте нас: