Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 сентябрь 2019, 03:57

Быел абитуриентлар кайсы вузларны сайлады?

РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары раславынча, быел абитуриентлар арасында медицина, икътисад, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча һөнәрләр иң популярлары булган.

РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары раславынча, быел абитуриентлар арасында медицина, икътисад, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча һөнәрләр иң популярлары булган. Бу белгечлекләр буенча конкурс бер урынга 14 кеше туры килгән.

Мәгълүматларга ярашлы, 30 августка Русия вузларына 715 меңгә якын кеше укырга кергән. Шуларның 465 меңенә бюджет урыннарына керү бәхете тәтесә, 239 меңнән артык яшь кеше түләүле нигездә белем алачак. Бюджет урыннарына укырга керүче студентларның БДИ буенча уртача баллы 71,05 тәшкил иткән. Бу исә 2018 елга караганда 1,41 баллга югарырак булган.

Мондый күрсәткечләр башкала вузларыннан тыш, Томск, Новосибирск, Ярославль, Түбән Новгород өлкәләре, Татарстан һәм Башкортстанга хас булган.








Читайте нас: