Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 сентябрь 2019, 10:30

Аренда торагында яшәүчеләр саны арта

Русиядә арендага алынган торак өлеше елдан-ел арта, дип белдерде чәршәмбе көнне Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев.

Русиядә арендага алынган торак өлеше елдан-ел арта, дип белдерде чәршәмбе көнне Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев “Русия-24” телеканалында “Диалог” тапшыруының РФ премьер-министры Дмитрий Медведев белән туры эфирында.


Якушев әйтүенчә, гомум торак фондының 7-9 проценты – арендада. Һәм бу процент елдан-ел арта. Министр шулай ук социаль аренда торагын төзергә дәртләндереп тору кирәклеген әйтте. Аныңча, Русия субъектларында социаль тәэмин ителмәгән категория гражданнар өчен аренда торагы мәсьәләсен хәл итүне исбатлаучы уңай мисаллар бар. “Бу базар тора-бара үсешер ул. Ихтыяҗ бар бит”, - дип ассызыклады министр.


Арендага алынган торак – гражданнарның торак шартларын яхшыртучы механизмнарның берсе, диелә “Торак һәм шәһәр мөхите” милли проекты паспортында. Аның максаты - илдә ел саен 2024 елга кадәр 5 млн. гаиләнең торак шартларын яхшырту. Мәгълүматларга караганда, әлеге вакытта Русиядә 11 % гаилә арендага алынган торакта яши.
Читайте нас: