Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 сентябрь 2019, 11:38

21 яшьтән соң...

Бүген Русиядә эчкечелек дигән бәланең күпләрне корбан итүе беркемгә дә сер түгел...

Бүген Русиядә эчкечелек дигән бәланең күпләрне корбан итүе беркемгә дә сер түгел...


РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 21 яшькә кадәрге шәхесләргә алкоголь сатуны тыю турындагы закон проекты күпчелек федераль ведомстволар тарафыннан хупланды һәм агымдагы елда каралачак.


РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай әйтүенчә, һәрбер инициатива җәмәгатьчелектә фикер алышуларга чыгарылырга тиеш. 21 яшьтән кечеләргә спиртлы эчемлекләр сатуны тыю турындагы закон проекты да Җәмәгать палатасындагы тыңлауларда каралган һәм төбәкләрдә хуплау тапкан.


Яз башында Сәламәтлек саклау министрлыгы катылыгы 16,5 градустан югары спиртлы эчемлекләрне 21 яше тулмаган гражданнарга сатуны тую турындагы закон проектының текст вариантын тәкъдим иткән иде. Министрлык биргән мәгълүматларга караганда, үлем куркынычы, нигездә, аз алкогольлеләргә караганда, каты спиртлы эчемлекләр кулланганда ныграк үсә.
Читайте нас: