Русиядә 100 меңгә якын бала дистанцион уку ысулын сайлаган. EdCrunch глобаль мәгариф конференциясе мәгълүматлары шундый.
Без дә өйдә укый идек мәктәпле уйнаганда. Бөтен әсбапларны алып, рәт-рәт булып утырып, сыйныф тактасы итеп нидер беркетеп куеп (кемнәрдер ап-ак мичкә кара күмер язып), дәрес уздыра идек. Кемдер беребез, зуррак, акыллырак булганы, укытучы була иде. Дәресләребез кыскарак булгандыр, мөгаен, ул нечкәлекләре истә калмаган. Хәер, без сәгать танырга өйрәнүгә караганда укырга, язарга алданрак өйрәнгән идек бит. Безнең дәресләр мәктәпкә әзерлек, уен гына иде. Килде заман, хәзер инде балалар өйдә генә укый. Без андый хәлләрне китаплардан гына укып белә идек...
Русия мәгариф министрлыгында белдерүләренчә, әле безнең ил мәктәпләрендә 16,5 млн бала укый. Ә 100 мең баланың әти-әнисе өйдә укытуны хуп күргән. Андый гаиләләр саны елдан-ел арта. Мәсәлән, 2016-2017 уку елында 14,5 млн бала өйдә генә белем алган.
Өйдә укытуның үз проблемалары булуга карамастан, әйтик, балага коллективка өйрәнү мөмкинлекләре чикләнә, укыту процессын оештыру мәшәкатьләре була, алай да әти-әниләр бу ысулны отышлырак күрә.
Киләчәктә йорт шартларындагы офлайн – укудан да тулысынча дистанцион укуга күчеп булачак, дигән фаразлар бирә экспертлар.