Башкортстан Хөкүмәте 2024 ел нәтиҗәләре буенча чималныкы булмаган экспорт күләмен икеләтә арттыруны күзаллый. Бу хакта дүшәмбе көнне БР Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә сөйләде, дип яза “Интерфакс”.
Энергетика өлкәсеннән, чималныкы булмаган товарларның экспорт күләме 1,9 миллиард доллардан (2018 ел күрсәткече) 2024 елга 3,8 миллиард долларга кадәр үсәргә тиеш.