Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 сентябрь 2019, 02:31

Төпкел авылларга да интернет барып җитәчәк

Башкортстан властьлары социаль объектларны 1,7 млрд сумга интернетка тоташтыра.

Башкортстан властьлары социаль объектларны 1,7 млрд сумга интернетка тоташтыра.

3 меңгә якын бина бөтендөнья пәрәвезенә кушыла дигән сүз.

Башкортстан Хөкүмәте киләсе өч елда “Цифрлы икътисад” милли проектына ярашлы 2774 социаль объектны интернетка тоташтыру турында контрактка кул куя. Республиканың мәгълүматлаштыру буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Геннадий Разумикин әйтүенчә, төпкел авылларга да интернет барып җитәчәк. Мәктәпләр, фельдшер-акушер пунктлары, полиция, сайлау участоклары һәм башка объектлар – барсы да интернетлы булачак.

Контрактлар федераль казнадан финанслана. Цифрлы үсеш министрлыгы үткәргән аукционда “Башинформсвязь” җәмгыяте җиңеп чыккан.
Читайте нас: