“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында төбәкләрдә юл төзиячәк оешмалар билгеләнә. Белүегезчә, мондый эшләр тендер үтү, ягъни оешманы сайлап алу юлы белән башкарыла. Милли проектны тормышка ашыру максатында 6 мең 37 объектны төзү һәм төзекләндерүгә контрактлар килешенгән дә инде. Бу 2019 елга каралган планның 98,15 процентын тәшкил итә. Транспорт министрлыгы Тверь, Новгорд, Калуга, Магадан өлкәләре, Кырым республикасы һәм Ямал-Ненец автоном округында эшләрнең бик җай баруына борчылу белдерә.