Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 сентябрь 2019, 11:00

Японнар кебек эшләмәкчеләр

Японнарның шәһәрләр төзү һәм коммуналь инфраструктура мәсьәләләрен хәл итү буенча тәҗрибәсе зур.

“Япония шәһәрләре тәҗрибәсе “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектында кулланылачак”, - дип белдерде Көнчыгыш икътисад форумында Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев.

“Япония тәҗрибәсе, Япониядә сыйфатлы шәһәр мохитенең ничек булдырылуы, әлбәттә, безгә бик кызыклы”, - диде министр.

2019 елның августында Русия Төзелеш министрлыгы делегациясе Токиода шәһәр мохите мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышында катнашкан иде. Делегация составында дүрт төбәк – Воронеж өлкәсе, Приморье крае, Татарстан һәм Санкт-Петербург вәкилләре дә бар иде. Владимир Якушев әйтүенчә, Русия Төзелеш министрлыгы Япония белән хезмәттәшлекне югары бәяли һәм аны киңәйтү вариантлары турында уйлый.

“Япон партнерларыбызның шәһәрләр төзү сәясәте һәм коммуналь инфраструктура мәсьәләләрен хәл итү буенча тәҗрибәсе зур. Токиога сәфәр барышында без шушы тәҗрибәне өйрәнү өчен очрашу үткәрергә, бу юнәлештә технологик карарларны өйрәнергә килештек”, - диде министр.

“Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын 2024 елга кадәр тормышка ашырырга исәплиләр.

Читайте нас: