Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 сентябрь 2019, 02:42

Яман шеш белән көрәштә океан ярдәмгә киләчәк

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, океанологлар һәм Русия фәннәр академиясе (РФА)белән берлектә, яман шеш авыруларын дәвалауның яңа ысулларын эшли.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, океанологлар һәм Русия фәннәр академиясе (РФА)белән берлектә, яман шеш авыруларын дәвалауның яңа ысулларын эшли.


-Безнең океанологлар белән эшләү, шул исәптән РФА системасында эшләү, алар катнашлыгында яман шеш авыруларын дәвалауга яңа ысуллар уйлап табу мөмкинлегебез бар, - диде РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова НТВ телеканалында.

Скворцова белдерүенчә, тикшеренүләр өчен тирәндә яшәүче балыкларның биоактив матдәләренең мөмкинлекләре кулланылачак.

Русиялеләрнең яман шеш авыруларыннан үлүне киметү, яман шешкә ярдәм күрсәтү буенча 420 үзәк булдыру, төбәкләрдә 160 диспансер һәм дәваханәләрне җиһазландыру, 18 референс-үзәк булдыру – болар барсы да “Сәламәтлек” милли проектының максаты булып тора.
Читайте нас: