Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 сентябрь 2019, 02:57

Мәктәпләр күпләп ачыла: республикада мондый масштаблар булганы юк

Башкортстан Хөкүмәте “Мәгариф” милли проекты кысаларында ел ахырына кадәр кырыктан артык мәктәп һәм балалар бакчасы ишекләрен ачарга планлаштыра.

“Төбәктә мондый масштаблар булганы юк иде”, – диде Радий Фәрит улы Русия премьер-министры Дмитрий Медведев уздырган селектор киңәшмәсендә.

"Елына 21 балалар бакчасын һәм 21 мәктәпне сафка бастыру республика тарихында булганы юк. Без хәзер шундый күләмле эшләр эшлибез”, – диде ул.

Беренче уку көнендә Уфада 162 нче мәктәптә полилингваль белем бирү учагы ачылды. Анда берничә телдә укыячаклар.

"Бу беренче полилингваль мәктәп булачак дип карар иттек һәм анда чит һәм туган телләр тирәнтен өйрәнеләчәк”, – диде Радий Фәрит улы.

Республикада мондый мәктәпләр саны 14 булыр һәм алар бөтен муниципалитетларны да үз эченә алачак.

2019 елда “Мәгариф” милли проектын финанслауга Башкортстан 4,8 млрд сумнан артык акча алачак. Проект 2014 елга кадәр төзелгән. Гомум бюджеты 784,5 млрд сум тәшкил итә. Аның нәтиҗәләре буенча РФ сыйфатлы белем бирүче 10 ил исемлегенә керергә тиеш дип планлаштырыла.
Читайте нас: