Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 сентябрь 2019, 02:38

40 яман шеш авыруы очрагы теркәлгән

Башкортстанда “Сәламәтлек поезды” акциясе барышында 78 мең кеше тикшерү үтте.

Башкортстанда “Сәламәтлек поезды” акциясе барышында 78 мең кеше тикшерү үтте. Анда башкортстанлыларда - 14 туберкулез, 40тан артык яман шеш очракларын ачыклаганнар. Берничә мең кеше шикәр диабеты диагнозы белән исәпкә куелган. 150 кеше Уфа кардиология үзәгенә дәваланырга юлламалар алган, 300 кешегә Уфа дәваханәләрендә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш.


Стоматология модульләре дә югары нәтиҗәлелек күрсәтте, мотлак медицина страховкалау фонды исәбенә аларда 500 авыл кешесе дәваланды.

“Халык безнең акция турында уңай фикердә, тагы да килүне сорыйлар. Әлегә 4 районга гына бармый калдык, ләкин 1 октябрьгә кадәр республиканы тулысынча йөреп чыгарбыз”, - дип сөйләде сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Маским Забелин Салаватта “Онкопатруль” акциясенә йомгак ясаганда.

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сүзләренчә, мондый акцияләр мотлак рәвештә дәвам ителәчәк.
Читайте нас: