Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 сентябрь 2019, 03:15

Мәктәпләрдә быелдан нәрсәләр үзгәрә?

Башкортстанда быел яңа уку елында 487 737 укучы мәктәпкә юлланачак.

Быел беренче сыйныфка 55 мең укучы бара. Бу турыда Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә республика мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хаҗин хәбәр итте.


21 мәктәп сафка керү сәбәпле, быел икенче сменада укучылар саны 8 процентка кимегән.


Укучыларны 1310 мәктәп кабул итә. Быел алар терроризмнан саклану өчен ашыгыч хәбәр итү җиһазлары урнаштыра, видеокүзәтү камералары куела. Болар өчен 313 млн. сум акча бүленгән. ЮХХДИ хәбәр итүенчә, 1436 мәктәп автобусының 112се техник төзексезлек аркасында кабул ителмәгән. Әлеге вакытта аларны ремонтлыйлар.


Быел мәктәпләрдә иң төп таләп – салкын бәдрәфләрне бетереп, мәктәп эченә җылысын ясау булды. Моның өчен республика казнасыннан 594 мәктәп өчен 161 млн. сум акча бүленгән. 1 сентябрьгә кадәр Мишкә районында – 26, Зилаерда 7 мәктәп эшләрен төгәлләп өлгермәгән.


Яңа уку елы башланыр алдыннан укучылар белән ата-аналар арасында мәктәптә нәрсәне яхшыртырга теләр идегез дигән сорауга тикшерү үткәргәннәр. Сораштыруларда катнашканнарның 40 проценты яңа җиһазлар сораган. Аларның бу теләге “Мәгариф” милли проектына ярашлы 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылачак: республикадагы бөтен мәктәпләр дә яңа уку җиһазлары алачак.


Икенче урында – балалар мәктәп спорт мәйданчыкларын, мәктәп яны асфальт юлларын яңартырга тели. Моның өчен “Мәктәп ихаталарын төзекләндерү” программасы эшләргә кирәк, ди Мәгариф министрлыгы җитәкчесе.


Башкортстан Республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бу уңайдан икенче елга республика казнасыннан акча бүлүне карарга боерды.

Читайте нас: