Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 сентябрь 2019, 13:28

115 фермер шул бәхеткә ия булган

Башкортстанның яңа гына эш башлаучы 115 фермеры “Агростартап” грантлары алачак.

Башкортстанның яңа гына эш башлаучы 115 фермеры “Агростартап” грантлары алачак, дип хәбәр итте БСТ телеканалы эфирында авыл хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Илшат Фазрахманов.

Аның сүләре буенча, төбәктә бу грантны алучыларны сайлау конкурсы тәмамланган. Конкурста иң күп баллга ия булган 115 фермерның һәрберсе 4 миллион сумга кадәр дәүләт ярдәме алачак.

Грантлар фермерларга ярдәм күрсәтү һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү системасын булдыру буенча төбәк проектын гамәлгә ашыруга салынган чыганаклардан башкарылачак. Башкортстанда бу программа Владимир Путин йөкләмәсе буенча булдырылган “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

“Конкурс комиссиясе туры эфирда эшләде, - дип билгеләде Илшат Фазрахманов. – Авыл хуҗалыгы министрлыгының YouTube-каналында комиссиянең һәр утырышының онлайн-трансляциясе барды. – Комиссиянең һәр әгъзасы куйган баллары өчен җаваплы. Фермер хуҗалыгының яхшы уйланылган проектын тәкъдим иткән һәм аны әйбәт итеп яклаган һәркем ота ала иде”.

“Агростартап”та катнашуга 289 кеше гаризалар тапшырды. Аларның берникадәр өлеше конкурс башланганчы ук төшеп калды. Нәтиҗәдә, конкурста грантка 250 кеше дәгъва итте. Шуларның 115е иң күп баллга ия булып, конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр булып табылды.
Читайте нас: