Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 август 2019, 11:39

Тәүге хатаны гафу итәләрме?

Беренче тәртип бозу өчен штраф түләттерерләрме?

Русиянең финанслар министры Антон Силуанов беренче тәртип бозу өчен эшкуарларга штраф салмаска кирәк дип исәпли. Әлеге тәкъдимен ул Калининградта үткән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү” милли проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә контроль-күзәтү органнарына җиткерде.

“Кисәтү алымын да кулланырга кирәк, – диде Силуанов. – Контроль органы беренче тәртип бозуны тапты икән, әгәр эшкуар аны төзәтсә, кисәтү белән дә чикләнергә мөмкин, ә шунда ук штраф салырга димәгән. Бу тикшерүче органнарның барысына да кагыла”. Әлеге тәкъдимне законга кертергә кирәк дип белдерде Силуанов.

Әйткәндәй, “Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү” милли проекты 2019 елдан эшли. Аның максатларының берсе – ил икътисадында кече һәм урта бизнесның өлешен һәм бу тармакта эшләүчеләрнең санын арттыру.

Читайте нас: