Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 август 2019, 03:44

Балалар белән аварияләр арткан

Хөкүмәтнең махсус комиссия киңәшмәсендә балалар катнашлыгындагы юл һәлакәтләре артуы хакында белдерделәр.

Вице-премьер Максим Акимов юл хәрәкәте хәвефсезлегенә багышланган Хөкүмәтнең махсус комиссия киңәшмәсендә балалар катнашлыгындагы юл һәлакәтләре артуы хакында белдерде. Хөкүмәт рәисе урынбасары: “Соңгы ун елда юл фаҗигаләрендә балалар үлеме ике тапкырга кимегән, әмма алар катнашлыгындагы юл һәлакәтләре арта бара. 2019 елның җиде аенда аварияләрдә 300 баланың гомере өзелгән. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 2012-2018 елларда балалар белән булган аварияләр саны 4,5 процентка кимегән. Ни кызганыч, 2019 елда балалар авариягә 1,2 процентка күбрәк очраган. Барлыгы 10951 авария вакытында 11958 бала тән җәрәхәтләре алган”, - дип белдерде.
Читайте нас: