Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 август 2019, 02:53

Балалар сәламәтләнсен өчен!

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы аяк-кул җәрәхәтләре алган балалар өчен тренажерлар алды.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы аяк-кул җәрәхәтләре алган балаларның хәрәкәтләнү осталыгын кайтару өчен тренажерлар алды.

“Сәламәтлек” милли проекты буенча алынган бу тренажерлар республика дәваханәләрендә урнаштырыла.

Бу исемлеккә Стәрлетамак һәм Уфаның 17 санлы балалар дәваханәсе, Бөре, Мәсәгуть, Белорет район үзәк дәваханәләре, Нефтекама, Салават, Күмертау, Сибай, Октябрьский дәваханәләре кергән.

Тренажерларда шөгыльләнү җәрәхәт алганнан соң дәвалану курсында да, профилактика максатында да рөхсәт ителәчәк. Тренажерлар җиде яшьтән өлкән балаларга тәгаенләнә.

Шулай ук республика онкодиспансерына электрохирургик блок урнаштырылды. Бу блок белән операцияләр ясау бик нәтиҗәле һәм ышанычлы булыр, диләр ведомствода.
Читайте нас: