Русия шәһәрләрендә киосклар саны, яңгырдан соң барлыкка килгән гөмбәләр кебек, һаман арта бара. Соңгы 3 елда аларның саны 27 процентка арткан, ягъни 2016 елның июнендә 22,1 мең булса, быел июньдә алар 28,2 меңгә җиткән.
Киоскларның иң күп артуы Волгоградта теркәлгән. Алар биредә 76 процентка күбәйгән. Икенче урында – Воронеж: анда киосклар саны 48 процентка арткан. Екатеринбургта стационар булмаган сәүдә нокталары 47 процентка күбәйгән.
Киосклар иң аз арткан шәһәрләр исемлегендә Пермь (16 процент), Санкт-Петербург (13 процент) һәм Омск (10 процент) тора.
Гадәттә, стационар булмаган сәүдә нокталарында кече һәм урта бизнес сату итә. Шуны да әйтергә кирәк, “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларын хуплау” милли проекты кысаларында “Эшкуарлыкны алып бару шартларын яхшырту” федераль проекты гамәлгә ашырыла. Киоскларның артуы шуңа да бәйле, күрәсең.