Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 август 2019, 03:12

Дуванда җырлап-биеп кенә яшәячәкләр

“Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мохит” төбәк проекты ярдәмендә Дуван авылында яңа авыл мәдәни үзәге төзелеп бетеп килә.

“Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мохит” төбәк проекты ярдәмендә Дуван авылында яңа авыл мәдәни үзәге төзелеп бетеп килә. 300 урынга исәпләнгән ике катлы бинада китапханә, балалар сәнгать мәктәбе сыйныфлары, күргәзмә залы, кинозал булачак.

“Урындагы халык бик куанып һәм түземсезләнеп аның төзелеп беткәнен көтә. Бу үзәкнең ачылуы авылга ямь өстәр, авыл тормышын тагын да ныграк җанландырыр дип ышанабыз”, - дип бәян итте Дуван районының мәдәният бүлеге мөдире Алексей Свечников.

Мәдәни үзәк быел ел азагына ишекләрен ачачак дип планлаштыралар.

РФ Президенты Владимир Путин карары белән гамәлгә ашырылган “Мәдәният” милли проекты өч – “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр” һәм “Цифрлы мәдәният” бүлекләреннән тора. Милли проект федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә гамәлгә ашырыла.

Алты ел эчендә республика авылларында 26 мәдәни-күңел ачу бинасы төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла.








Читайте нас: