Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 август 2019, 02:17

Күп балалы әниләр, бу хәбәр сезнең өчен!

Күп балалы әниләр өчен подоходный налогны бетерү хакында сүз бара.

Дәүләт Думасында күп балалы әниләр өчен керем салымын киметергә тәкъдим итәләр. Бу льгота авыр тормыш хәлендә калган эшләүче ялгыз әниләргә кагылырга мөмкин.

Төгәлрәк итеп әйткәндә, Дәүләт Думасы депутаты Виктор Зубарев эшләүче күп балалы әниләр өчен керем салымын 13 проценттан 4 процентка кадәр киметергә һәм стандарт салым вычетын арттырырга дигән инициатива белән чыккан. Үзенең тәкъдимен Виктор Зубарев Финанслар министры Антон Силуановка хат белән юллаган.

Льготалы салым режимы күп балалы әниләр өчен аларның төп эш урыны буенча кагылачак дип күзаллана.

Депутат әйтүенчә, аның тәкъдиме илдә демографик хәлне тотрыкландыруга һәм әниләргә, сабыйларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтеләчәк.

Әгәр депутатның тәкъдимен хупласалар, пилот проекты иң беренче чиратта Хакасиядә, Байкал артында, Тывада, Алтай краенда һәм Курган өлкәсендә эшли башлаячак.
Читайте нас: