Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 август 2019, 10:00

Япон кораллары табылган

Корал уникаль. Алар нибары 2 мең данә җитештерелгән булган.

РФ Оборона министрлыгы һәм Русия география җәмгыяте тарафыннан оештырылган «Көнчыгыш бастион – Курил таулар тезмәсе” комплекслы экспедициясендә катнашучылар Ерак Көнчыгыштагы Итуруп утравында Икенче Бөтендөнья сугышы вакытыннан калган япон армиясенең ике уникаль артиллерия коралын һәм беоприпаслар арсеналын тапкан. Бу хакта Русия хәрби ведомствосының экспедиция үзәгендәге эзләү төркеме җитәкчесе Сергей Катков хәбәр иткән.

“Корал уникаль. Алар нибары 2 мең данә җитештерелгән булган. Шул төбәктә яшәүче кеше һәм Оборона министрлыгының экспедиция үзәге ярдәмендә Япония һәм АКШта шундый ике экземпляр табылган”,– дип белдерде ул, коралларның реставрацияләнәсен хәбәр итеп.

Ике корал да авиация һәм авыр техника ярдәмендә эвакуацияләнгән. Беренче пушканы бамбук куаклыклары арасыннан җиләк җыючы тапкан. Ул үтеп булмаслык чытырман арасына очраклы рәвештә тәгәрәп төшкән. Сугыш чорында корал зыянланган һәм шуңа күрә иске юлдан ерак түгел сүтелгән хәлдә ташлап кителгән булган. Пушканы өлешләп вертолет ярдәмендә чыгарганнар.

Икенче корал Маловодная елгасы ярында табылган һәм экспедицион лагерьга күпмаксатлы җиңел бронялы тягачта чыгарылган. Ул ярыйсы яхшы сакланган, күпчелек детальләре исән. Япон хәрби көчләренең коралы булуларын икесендә дә япон телендәге завод мөһере булу дәлилли.

Моннан тыш, экспедиция вакытында сугыш чорындагы корал арсеналы табылган һәм юк ителгән. Эзләүче отряд складны җирле халыкның хәбәре буенча эзләп тапкан. Анда 300 мм калибрлы минометлы мина һәм 75 мм калибрлы 400дән артык артиллерия снаряд булган. Табылдыкның шартлаткыч матдәсе тротил эквивалентында 1000 кг тәшкил иткән. Арсеналны юк итү белән Итуруп утравында урнашкан хәрби частьның саперлары шөгыльләнә.

Читайте нас: