Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 август 2019, 02:54

380 ФАП-ка яңарту таләп ителә

Республикада “Сәламәтлек” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушер пунктларын яңарту программасы булдырылган.

Республикада “Сәламәтлек” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушер пунктларын яңарту программасы булдырылган. Төбәктәге Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, республиканың 380 ФАПына яңарту таләп ителә. Бу сәламәтлек саклау өлкәсендә бүгенге көндә эшләп килгән беренчел звено учреждениеләренең гомум саныннан 18%-тан артыграк дигәнне аңлата.

Башкортстан халкын беренчел медицина ярдәме белән тәэмин итү максатында быел 376 миллион сумлык 27 модульле фельдшер-акушер пунктлары сатып алыначак. Аларның яртысы иң кискен хәлләр күзәтелгән территорияләрдә эшләячәк.

“Республиканың адреслы инвестицион программасы буенча 2019-2020 елларда тагы өстәмә 15 ФАП төзү планлаштырылган. Үткәрелгән аукцион бюджет чыганакларын экономияләргә мөмкинлек бирде, нәтиҗәдә калган акчалар тагы 5 ФАП сатып алуга һәм аларны тиешле корылмалар белән җиһазландыруга юнәлтеләчәк”, - диләр ведомствода.
Читайте нас: