Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 август 2019, 02:07

80 яшькә җитүләре ай-һай...

Русия хөкүмәте үзенең каршына ил халкының гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр җиткерү бурычын куя.

Мәгълүм булуынча, ил халкы картая: 2050 елга пенсия яшендәгеләр саны 29% процент тәшкил итәчәк. 2018 елда бу күрсәткеч 25,4 % булган. Әгәр илдә пенсия яшен күтәрмәгән булсалар, 2050 елга бу сан 35,8 процентка кадәр җитәр иде. Русия демография отчеты шул турыда сөйли.

Русия халкының сәламәтлеген саклау өчен быел 1 гыйнвардан “Демография” милли проекты гамәлгә кертелде. Проект куйган максатларга ирешү өчен (2024 елга сәламәт гомер озынлыгын 67 яшькә кадәр җиткерү) Русия гериатриясе ике зур бурычны чишәргә тиеш: актив тормыш чорын арттыру һәм өлкәннәрне озак вакытлы карау-тәрбияләү системасын булдыру.

Русиянең баш гериатры Ольга Ткачева белдерүенчә, 2024 елга стационарларда 6 меңнән артык гериатрик койка, төбәкләрдә шундый 68 үзәк һәм 2 мең табиб-гериатр булдырылачак.

“Демография” проекты кысаларында Деменциягә каршы эш планы (ул расланган) һәм Егылулар һәм сөяк сындырулар планы (тиздән расланачак) тормышка ашырылачак.

Озак вакытлы карау-тәрбияләү системасының соңгы моделен РФ Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы быел расларга тиеш. Аның аерым элементлары пилот төбәкләрдә кертелә башланган да инде.

Читайте нас: