Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 август 2019, 09:00

Күпкатлы йортларда аракы сату тыелырмы?

“Аракы кешеләр яшәгән урыннардан читтә сатылырга тиеш!”

"Парламент гәзите" хәбәр итүенчә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы эксперты, нарколог Евгений Брюн күп фатирлы йортларда урнашкан кибетләрдә хәмер сатуны тыярга тәкъдим иткән.

Эксперт белдерүенчә, бу товар кешеләр яшәгән районнардан читтә, махсус алкомаркетларда гына сатылырга тиеш.

Бәләкәй шәһәрләрдә һәм авылларда вакыт чикләве кертергә кирәк.

Брюн үз тәкъдимендә вакыт бик чикле куелган Чечен республикасы мисалын китергән.

Торак йортларда хәмер сату социаль мәсьәләләр дә тудыра, дип белдерә эксперт.

"Бу йортлар алдында балалар уйный, өлкәннәрдән күреп аларның гадәтләрен кабатлыйлар", –ди Брюн.
Читайте нас: