Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 август 2019, 03:41

Укучылар хезмәт базары турында ни белә?

Русия укучыларының 90 проценты хезмәт һәм һөнәрләр базарында берни дә белми һәм аңламый

Русия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина белдерүе буенча, Русия укучыларының 90 проценты хезмәт һәм һөнәрләр базарында берни дә белми һәм аңламый. “Ун процентка якын укучы берникадәр дәрәҗәдә киләчәктә нинди һөнәр сайларга теләве хакында әйтә ала, әмма алары да хезмәт базары турында берни әйтә алмаган”,—дип белдерә И.Потехина.

Бу җәһәттән укучылар арасында һөнәри тест үткәрелгән. Ул тестта илнең 250 мең баласы катнашкан. Потехина фикеренчә, кимендә 30 процент мәктәп укучысы үзенең ихтыяҗын аңлый белергә тиеш. “Без балаларга һөнәрләр турында аңлата алабыз, әмма аларга үз-үзләрен аңларга бик грамоталы педагог кына ярдәм итә ала. Балага үзенең нинди булуын аңларга булышу һәм яшәргә өйрәтү — бүгенге укытучының яңа компентенциясенә әверелеп бара”.

Читайте нас: