Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 август 2019, 02:39

Автобуслы булдылар

Башкортстанның социаль учреждениеләренә авылларда яшәүче олыларны хезмәтләндерү өчен 18 микроавтобус бирделәр.

Башкортстанның социаль учреждениеләренә авылларда яшәүче олыларны хезмәтләндерү өчен 18 микроавтобус бирделәр. Транспорт чараларын сатып алыр өчен “Демография” милли проектына ярашлы 34,2 млн сум акча бүленгән. “Газель” микроавтобуслары олыларны медицина тикшеренүләренә йөртәчәк, дип хәбәр итәләр республика хөкүмәтенең матбугат хезмәтеннән.

Һәр автобус 380 кг.га кадәр күтәргеч белән җиһазландырылган, әйтик, инвалид коляскасындагы ике кешене күтәреп кертү мөмкинлеге бар. Автобуслар районнардагы 17 стационар оешмага беркетеләчәк, аларны хезмәтләндергән медицина һәм социаль хезмәткәрләр булачак.

Әлеге вакытта республикада авылларда яшәүче олы кешеләрне хезмәтләндерүче шундый 34 “мобиль” бригада бар. Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәк 222 мең кеше яши.







Читайте нас: