Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 август 2019, 11:00

Быел сабыйлар азрак туган

Бу хакта Росстат хәбәр итә.

Русиядә 2019 елның беренче ярты еллыгында балалар туу үткән елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 8,3% кимегән һәм 1000 кешегә 9,9 тәшкил иткән. Бу хакта Росстат сайтында хәбәр ителә.

Шул ук Росстат мәгълүматларына караганда, 2018 елның гыйнвар-июнь айларында туым күрсәткече 1000 кешегә 10,8 булган. 2019 елның беренче ярты еллыгында яңа туган нәниләр саны 719 мең булган – бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 63,1 меңгә кимрәк.

Моннан тыш, үлүчеләр саны кимегән: әйтик, гыйнвар-июль айларында Русиядә 918 мең кеше мәрхүм булган. Үткән елның шушы ук чорында бу күрсәткеч 946 мең булган. Кимү 3,1% тәшкил иткән.

Читайте нас: