Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 август 2019, 11:00

Клублар хәзер үзләре килә

Мәдәният йорты, китапханә яки концерт залы ачып булмаган авылларга автоклублар ярдәмгә килергә тиеш.

“Мәдәният” милли проект кысаларында күптөрле күңел ачу чаралары төпкел һәм зур булмаган торак пунктында яшәүчеләр дә йөрерлек булырга тиеш. Мәдәният йорты, китапханә яки концерт залы ачып булмаган җирдә автоклублар ярдәмгә килергә тиеш. Бу елның ахырына әлеге күчмә мобиль үзәкләр Русиянең 20 төбәгендә барлыкка киләчәк.

РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова автоклублар сатып алу программасын “нацпроектларның бер ачышы” дип атый. Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә Русиядә 100 меңгә якын торак пунктында стационар мәдәният учаклары юк, ә 2024 елга Русиянең 1800 муниципалитетының һәркайсында бер генә булса да күчмә мәдәни үзәк эшләячәк. “Русия киләчәге. Милли проект” порталы автоклубларның ничек эшләгәнен һәм ни өчен кирәк булуын күрсәтеп торучы инфографика бастыра.

Читайте нас: