Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 август 2019, 02:39

Ялган камералар да артачак

Транспорт министрлыгы юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне төшерә торган видеокамераларны, ялган камералар белән алмаштырырга тәкъдим итә.

Транспорт министрлыгы юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне төшерә торган видеокамераларны, ялган камералар белән алмаштырырга тәкъдим итә. Бер видеокамера урнаштыру, уртача 3 миллион сумга төшә. Аны урнаштыргач, язмаларны алу, аларны эшкәртү, камераларны төзекләндереп тору өчен дә чыгымнар таләп ителә. Әмма юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучылар куанырга ашыкмасыннар. Эшләмәгән камераларны муляжга, ягъни “уенчык” камераларга алмаштыру, алар элек торган урыннарда, кагыйдә бозулар 80 процентка төшкән очракта гына башкарылачак. Чынлап та, камералар гел бер урында торганда даими хәрәкәт итүчеләр аны белеп тора һәм тәртип бозучылар күпкә кими. Штраф коллыгына эләгергә теләмәсәң, ашыксаң да, кагыйдәне үтәргә туры килә. Эшли торган камералар башка, аварияләр еш очрый торган урыннарга күчереп урнаштырылачак.
Читайте нас: