Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 август 2019, 02:22

21 балалар бакчасы ачылачак

Башкортстанда быел 3139 урынга тәгаенләнгән – 21, алдагы 2020 елда исә 3890 урынга тәгаенләнгән 24 балалар бакчалары ачылачак.

Башкортстанда быел 3139 урынга тәгаенләнгән – 21, алдагы 2020 елда исә 3890 урынга тәгаенләнгән 24 балалар бакчалары ачылачак, дип хәбәр итте БР Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазифасын башкаручы Юрий Мельников. Социаль объектлар “Демография” милли проект кысаларында төзелә. 2019 елда бу максатларга финанслау 3,1 миллиард сум тәшкил итте, шуларның 2,3 миллиарды – федераль бюджеттан.

Башкаланың Инорс микрорайонындагы балалар бакчасы ноябрьдә сафка тапшырылачак, Уфа районының Дмитриевкада авылында – декабрьдә. Сипайловоның Набережная урамындагы балалар бакчасында эчке эшләр башланган да инде.

“Демография” милли проекты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган барлык проектлар арасында иң зурысыннан санала. Мөһим юнәлешләренең берсе – беренче, өченче һәм аннан соң туган балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү. 2019 елның 7 ае эчендә генә 10 меңгә якын гаиләләр ай саен шушы пособиене алды. Аларның гомум суммасы 1,1 миллиард сум тәшкил итте”, - ди Дәүләт Думасы депутаты Рәмзил Ишсарин.
Читайте нас: