Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 август 2019, 23:48

Сочи “Сириус”ына тиң булачак!

Республикада “Сириус” мәгариф үзәге моделе буенча талантлы балалар һәм яшьләр үзәге булдырыла.

“Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру кысаларында республикада “Сириус” мәгариф үзәге моделе буенча талантлы балалар һәм яшьләрне ачыклау, аларның сәләтләрен үстерү һәм ярдәм итү үзәге булдырыла.

Үзәк бизнес-үзәк, Г.Әлмөхәммәтов исемендәге интернат-гимназиясе, республика инженерия интернат-лицее (“Фән” юнәлеше буенча), К.Дәүләткилдиев исемендәге художество интернат-гимназиясе (“Сәнгать” юнәлеше буенча), шулай ук республиканың спорт профильле 5 санлы интернат-мәктәбе (“Спорт” юнәлеше буенча) нигезендә эш башлар дип күзаллана.

Үзәк сәнәгать оешмалары, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, мәдәният һәм спорт оешмалары; уртак мәгариф программаларын тормышка ашырыр, сәләтле балаларны озатып йөрү өчен төбәкнең иҗтимагый оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлектә булачак.

Узган елның октябрендә республика “Һәр баланың уңышы” федераль проект кысаларында шундый үзәкләр булдыруга конкурс сайлавы үтеп, җиңүче булды. Федераль бюджеттан бу максатка 211,4 миллион сум субсидия бүленде. Уртак финанслау программасы шартларында республика бюджетыннан 4,3 миллион сум бүленәчәк. Тагы да 64 миллион сум – бюджеттан тыш чыганаклардан.

Үзәк талантлы балаларны һәм яшьләрне үстерүгә булышачак һәм республиканың визит карточкасы булачак.
Читайте нас: