Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 август 2019, 04:20

80 яшькә җитәрбезме?

Владимир Путин “2030 елга Русиядә гомер озынлыгы 80 яшькә җитәргә, ә милли проектларны уңышлы тормышка ашырганда, 2024 елга ул кимендә 78 яшь тәшкил итәргә тиеш”, - дигән иде.

Ил җитәкчесе Владимир Путин “2030 нчы елга, Русиядә гомер озынлыгы 80 яшькә җитәргә, ә милли проектларны уңышлы тормышка ашырганда, 2024 нче елга ул кимендә 78 яшь тәшкил итәргә тиеш”, - дип чыгыш ясады. Гомер озынлыгы төрле төбәкләрдә берничә елга аерыла. Озын гомерлеләрнең күпчелеге Кавказ якларында теркәлә. Моны экология чисталыгы, тәмәке тартмау һәм каты спиртлы эчемлекләрне сирәгрәк, ә сыйфатлы шәраб һәм яшелчә-җимешне ешрак куллану белән бәйлиләр.

Республиканың Хөкүмәт рәисе урынбасары Ленара Иванова “Сәламәтлек сәгате”ндә “Милли проектларда күрсәтелгән гомер озынлыгына ирешер өчен, гражданнарыбызның гомерләрен саклауны 40 тапкырга арттырырга кирәк”, - дип чыгыш ясады. Мәгълүм булуынча, соңгы бер елда, Русия буенча үлүчеләрнең туучылардан күбрәк булуы күзәтелә. Шулай булгач, уртача гомер озынлыгын 80 яшькәчә җиткерү әлегә тормышка ашмастай авыр мәсьәлә булып кала.
Читайте нас: