Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 август 2019, 03:16

Адыгея белән дус булмакчыбыз

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Майкоп шәһәренә рәсми эш сәфәре белән барды.

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Майкоп шәһәренә рәсми эш сәфәре белән барды. Адыгея Республикасы башкаласында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү турында килешү төзелде.

“Безгә Адыгеяның инвестклимат өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыклы булачак, - диде Радий Фәрит улы Адыгея җитәкчесе Мурат Кумпилов белән очрашуда. – Соңгы ике елда республика инвестиция климаты торышы милли рейтингында үзенең күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртты. Без дә мәгариф, фән, мәдәният һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә әзербез. 2020 елда Башкортстан зур мәдәни форум – VI бөтендөнья фольклориадасын кабул итәчәк. Адыгея Республикасының делегациясен бу халыкара бәйрәмгә чакырам”.

Адыгея Башкортстанга күренекле сырлары, сөт продукциясе һәм тоз буенча таныш. Башкортстаннан Адыгеяга исә бензин белән дизель ягулыгы озатыла. Әмма, Радий Фәрит улы фикеренчә, ике республиканың экспорт мөмкинлекләре киңрәк.

Радий Фәрит улы, шулай ук, генерал-майор, легендар Миңнегали Гобәйдуллин исемендәге 112 нче санлы башкорт кавалерия дивизиясенең хәрби юлы белән дә танышкан. 1920 нче елларда беренче ат армиясе составындагы эскадрон командиры буларак Шәйморатов зур бандит формированиеләрен бетерүдә катнаша. Бу батырлыклары өчен Семен Буденный аңа көмеш кылыч бүләк итә. Шәйморатов ул кылыч белән соңгы сулышына кадәр аерылмый.

Уфада якын киләчәктә Миңнегали Шәйморатов истәлегенә Совет мәйданында һәйкәл ачылачак.
Читайте нас: