Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 август 2019, 03:29

Күзләрне җиңел генә тикшереп булачак

“Сәламәтлек” милли проекты кысаларында Уфа дәваханәләре яңа офтальмоскоплар алган.

“Сәламәтлек” милли проект кысаларында Уфа дәваханәләре автоном рәвештә эшли алган һәм күз карасын медикаментоз рәвештә киңәйтмичә дә тикшерергә сәләтле яңа офтальмологик корылмалар алды, дип хәбәр итәләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгында. Офтальмоскоп республика балалар клиник дәваханәсенә, 17 санлы балалар клиник дәваханәсенә, 2, 3, 4, 6 санлы балалар поликлиникаларына бүленгән.

Офтальмоскопия күз төбен (глазное дно) һәм челтәр катлавын эчке яклап тикшерергә мөмкинлек бирә. Процедура күп вакытны алмый, пациент өчен авыртусыз уза, аның ярдәмендә күз авыруларын да, шулай ук шикәр диабеты, бөерләр чире, туберкулез һәм югары кан басымын да ачыклап була.

“Сәламәтлек” милли проекты 2024 елга хезмәт яшендәгеләр арасында үлем күрсәткечен түбәнәйтүне, медицина оешмаларында кадрлар дефицитын бетерүне, барлык гражданнарның да елына 1 тапкыр медицина караулары үтүен тәэмин итүне күзаллый. Бу проектны тормышка ашырыр өчен 1,7 трлн сумнан артык акчалар юнәлтергә планлаштырыла.
Читайте нас: