Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 август 2019, 01:48

Урман янгыннарына чик куелыр

Иртә яздан башланган урман янгыннары дистә миллиардлар белән исәпләнгән матди зыян кертүдән тыш экологиягә дә зур зыян сала.

Иртә яздан башланган урман янгыннары дистә миллиардлар белән исәпләнгән матди зыян кертүдән тыш экологиягә дә зур зыян сала. “Экология” милли проектын гамәлгә ашыру максатында урман янгыннары белән көрәшү өчен Республика яңа янгын сүндерү техникасы сатып алачак. Моның өчен Федераль казнадан өстәмә 34,5 миллион сум акча бүленә. Башкортстанның урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елда янгын сүндерү техникасы алу өчен 78,6 миллион сум бүленәчәк. Әлеге вакытта республика урман янгыннары сүндерү техникасы белән нибары 83 процентка тәэмин ителгән. 2024 елга бу күрсәткечне 100 процентка җиткерү каралган.
Читайте нас: