Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 август 2019, 03:22

Милли проектларга теләп кушылалар

“Бүздәк консервалар комбинаты” да милли проект кысаларында эшләргә теләвен белдереп гариза язган.

Республикада “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм мәшгульлек” милли проектын тормышка ашыруга 31 предприятие кушылган. Ел азагына аларның саны 50 гә җитәргә тиеш. Бу атнада ил буенча билгеле “Бүздәк консервалар комбинаты” да бу проект кысаларында эшләргә теләвен белдереп гариза язган. Проектка кушылучы предприятиеләргә бушлай методик ярдәм күрсәтелә. Җитештерүдә сакчыл куллану алымнарын аңлату буенча экспертлар җәлеп ителәчәк.

Моның өчен предприятиеләргә 95 миллион сум бүленә. Хезмәткәрләрне яңача алымнар белән эшләүгә өйрәтәчәкләр. Белемнәрен камилләштерергә теләүче хезмәткәрләр өчен предприятиеләргә ташламалар һәм дәүләт субсидияләре дә каралган.
Читайте нас: