Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 август 2019, 03:22

Алдынгы булырбызмы?

Республика җитәкчелеге 2019 ел азагына 2,3% үсешкә ирешү максатын куя.

Башкортстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш белән тәэмин итү“ милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә хезмәт җитештерүчәнлеге 2024 елга 6,3% артырга тиеш.

Бу елга максат 2,3 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә “Яңалыклар” хезмәтенә республиканың икътисади үсеш министры урынбасары Айрат Фәхретдинов.


"Бөтен Русия буенча 5% торса, төбәк махсуслашкан сәнәгать мөмкинлекләрен исәпкә алганда, республика алдында зуррак бурычлар тора", - диде ул.

“Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш белән тәэмин итү“ милли проекты - 2017 елдан тормышка ашырыла башлаган өстенлекле проектның дәвамы. Аның нигезендә хезмәт җитештерүчәнлеген авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, транспорт, төзелеш кебек эре һәм уртача предприятиеләрдә 2018 елдагы 1,4 процентка каршы, 2024 елга 5 процентка кадәр җиткерү бурычы тора.
Читайте нас: