Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 август 2019, 12:59

Иң яхшы муниципалитетны премияләр көтә

Торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү” номинациясендә җиңүчеләренә 10 млн. сум бүләк.

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенрусия конкурсының республика этабында “Шәһәр төзү политикасы, халыкны уңайлы мөхит белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү” номинациясендә җиңүчеләренә 10 млн. сум бүләргә карар итте.
Призлы урыннар яулаган муниципалитетларны республика хөкүмәте дипломы һәм акчалата премияләр белән бүләкләячәкләр. Хөкүмәт карарына ярашлы, “Шәһәр округлары һәм шәһәр поселениеләре” категориясендә конкурста беренче урын өчен Октябрьский шәһәре “Көнкүреш калдыкларын аерым җыю – шәһәрнең экологик иминлегенә табан атлау” практикасы буенча 3,8 млн. сум алачак.
Икенче урынны яулаган Ишембай шәһәре “Город-инфо” мәгълүмат системасы» практикасы буенча 2,28 млн. сумга ия булачак.
Өченче урында - Стәрлетамак шәһәре: 1,52 млн. сумлы булачак.
Авылныкылар да сынатмады. Әйтик, “Авыл биләмәләре” категориясендә Әбҗәлил районының Янгилде авыл биләмәсе “Җәмәгать территориясен төзекләндерү” практикасы буенча беренче булды. 1,2 млн. сум да - аларда.
Дүртөйле районының Әсән авыл биләмәсен икенче урынга һәм 720 мең сумга, Хәйбулла районының Әбеш авыл биләмәсе өченче урынга һәм 480 мең сумга лаек булды.
Читайте нас: