Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 август 2019, 03:06

Кайда биш ел укырга?

"Югары уку йортларында бакалавриат белгечләрен дүрт ел түгел, биш ел укытырга кирәк..."

Югары уку йортларында бакалавриат белгечләрен дүрт ел түгел, биш ел укытырга кирәк, дип белдергән ТАССта үткән матбугат-конференциясендә “Югары икътисад мәктәбе” милли тикшерү университеты ректоры Ярослав Кузьминов.

Әйтик, “Востоковедение” белгечлеге буенча алар былтыр белем алу программасын биш ел дип билгеләгәннәр. Алар Русия хөкүмәтенә бу тәкъдим белән чыгачаклар. “Безнең бурыч – хөкүмәткә кайбер бакалавриат белгечлекләре буенча биш еллык федераль дәүләт стандарты кирәк булуын исбат итү”, - дигән ул. Шунсын да аерып әйткән: бөтен белгечлек тә мондый стандартка мохтаҗ түгел, бары тик нарративлары күп булганнар гына.
Читайте нас: