Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 август 2019, 15:26

Анда исерекләр күп, ди

Бу бәладән берзаман котылырбызмы, юкмы?

Русиядә алкоголизм белән иң нык чирле төбәкләрне атаганнар. Шулар арасында Мәскәү спиртлы эчемлекләр куллану аркасында психик чирләрдән интегүчеләр саны буенча беренче урында тора. Рейтинг илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы статистикасы нигезендә төзелгән. Ул төбәкләрдә 2018 елдагы очракларны исәпкә алган.

Шулай итеп, Мәскәүдә 2018 елда мондый пациентлар саны 2,8 мең кеше булган. Шулкадәр үк кеше Мәскәү яны территориясенә туры килә.

Бу җәһәттән икенче урында – Пермь крае һәм Чиләбе өлкәсе: 2,4 мең кеше туры килә.

“Лидер”лардан Башкортстан да калышмый - 2,2 мең кеше, Свердловск өлкәсендә бу сан – 2,1 мең, Алтай краенда – 2 мең кеше.

Ингушетиядә, киресенчә, мондый пациентлар бөтенләй юк диярлек – үткән елда нибары бер кеше булган. Чечняда – 59.

Барлыгы ил буенча спиртлы эчемлекләр эчүдән психик чирләргә дучар булучылар саны 75,7 мең кеше булган.

"Сәламәтлек" гомумдәүләт проектлары кысаларында Башкортстанда эчкечелек белән җитди көрәш алып барыла. Боларга сабантуйларда хәмер сатмау, "Аек авыл" проекты, контрафакт алкоголь сату белән көрәшүләр керә.

Мәсәлән, 2019 елда ярты ел эчендә 250 мең литрга якын ялган алкоголь продукция тартып алынган. Республикада Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров боерыгы белән кичке сәгать 22.00дән соң хәмер сату тыелды.

Шулай ук төрле рейдлар оештыру, көмешкә куучы аппаратларны тартып алу да үз нәтиҗәсен күрсәтә.

Читайте нас: