Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 август 2019, 11:20

Сездә дә юллар начармы?

Русиянең кайсы шәһәрләрендә юллар иң начары?

Русиянең кайсы шәһәрләрендә юллар иң начары? Шул хакта 25 зур шәһәрдә яшәүче 3 меңләп кеше арасында сораштырулар үткәргәннәр. Нәтиҗәдә, гражданнар иң начар юллар Чиләбедә, Махачкалада һәм Омскида дип җавап биргән.

Респондентларга түбәндәге сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителгән: алар үзләренең шәһәрендә юлларны ничек бәяли? соңгы өч елда юллар торышы үзгәргәнме? киләчәктә уңай якка үзгәрешләр көтәләрме?

Беренче унлыкка Саратов, Брянск, Пермь, Иваново, Уфа, Симферополь һәм Воронеж кергән.

11-25 урыннарда – Саранск, Красноярск, Чабаксар, Волгоград, Екатеринбург, Владивосток, Түбән Новгород, Новосибирск, Пенза, Самара, Санкт-Петербург, Томск, Казан, Краснодар һәм Мәскәү.
Читайте нас: