Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 август 2019, 10:31

Кемнең авылы иң матуры?

“Иң матур авыл” бәйгесе башланып тора. Аны Башкортстанның Муниципаль берәмлекләре ассоциациясе игълан итте.

“Иң матур авыл” бәйгесе башланып тора. Аны Башкортстанның Муниципаль берәмлекләре ассоциациясе игълан итте.
Аның максаты – авылларда җирле үзидарәне үстерүгә ярдәм итү, урындагы башлангычларны дәртләндерү, халыкның урындагы мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуын активлаштыру, авыл җирендә тормыш сыйфаты дәрәҗәсен үстерү, авылда яшәүне популярлаштыру, туган җиргә сөю уяту һәм авылларны туристлар җәлеп итәрлек итеп үстерү.
Бәйгедә халык саны 5000 кешегә җиткән Башкортстан авыллары катнаша ала. Алар җыелышта конкурста катнашабыз дигән карар чыгарырга тиеш, шулай ук муниципаль район җитәкчелеге тәкъдиме булуы да – төп шарт.
Конкурс өч этапта узачак. 1 августтан 15 августка кадәр гаризалар кабул ителә.
Икенче этап 1 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр уза. Анда, Башкортстан “Юлдаш” телевидениесе эфирында финалчылар турында видеоязма күрсәтелеп, тамашачыларның тавыш бирүе оештырылачак. Конкурс комиссиясе, алынган нәтиҗә һәм беренче этап йомгакларына таянып, биш авылны билгеләячәк.
Өченче этапта иң күп тавыш җыючылар арасыннан җиңүчеләр ачыкланачак.
Бәйгедә катнашу шартлары белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: http://www.asmo-rb.ru/news/glnews/4235-associaciya-sovet-municipalnyh-obrazovaniy-respubliki-bashkortostan-provodit-konkurs-samoe-krasivoe-selo-respubliki-bashkortostan.html


Читайте нас: