Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 август 2019, 10:09

“Алга” белән алга барабыз

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, 1 июльдән бердәм транспорт картасын булдыру проекты башланып китте.

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, 1 июльдән бердәм транспорт картасын булдыру проекты башланып китте. Беренче булып карта мөмкинлекләрен башкалада яшәүчеләр куллана алды. Бүгеннән алып аның белән Стәрлетамак белән Салаватның шәһәр һәм шәһәрара маршрутларында кулланырга була. Әлеге вакытта шушы торак пунктларның шәхси һәм дәүләт ташучылары белән килешүләр төзелә. Стәрлетамак һәм Салаватта дәүләт һәм муниципаль ташучылар карталарны кабул итә торган терминаллар белән җиһазландырылган. Аны “Русия почтасы” бүлекчәләрендә, “Уфа- матбугат” киоскларында, “Сбербанк” бүлекчәләрендә, “Байрам” һәм “Ярмарка” кибетләр челтәрләрендә, бердәм транспорт картасын хезмәтләндерү пунктларында сатып алырга мөмкин. Ташламалар каралган гражданнар өчен льготалар саклана. Пассажирлар өчен мобиль кушымта да уңайлы булачак. Ул эшләнелгән һәм 2019 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Әлегә исә “Алтын корона” проектының “Транспортная карта” мобиль кушымтасыннан файдаланырга була.
Мобиль кушымта смартфонга транспорт картасын яздырырга, аның балансын тикшерергә, картаның тулыландыру операцияләрен, транспортта никадәр йөргәнне күзәтеп барырга мөмкинлек бирә. Берничә ел элек Башкортстанда социаль карта нигезендә “Бердәм социаль юл йөрү билеты” мобиль кушымтасы һәм “Бердәм транспорт картасы” эшләнелгән иде. Алар җәмәгать транспортында юл йөрү бәясен түләр өчер кулланылышта булуларын дәвам итәчәк.

Читайте нас: