Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 июль 2019, 11:36

Зианчурада корылыктан курыкмыйлар

Зианчура районында корылыктан курыкмыйлар, чөнки биредә заманча “Valley” сугару системасы эшли. Республикада аңа тиңнәр юк, диләр.

Зианчура районында корылыктан курыкмыйлар, чөнки биредә заманча “Valley” сугару системасы эшли. Республикада аңа тиңнәр юк, диләр.
Су сибү җайланмалары 250 гектар мәйданда урнаштырылган. Алар “А7 Агро-РБ” авыл хуҗалыгы предприятиесенең терлекчелек комплексы әйләнәсендәге бар мәйданны алып тора дияргә була. Кирәгенчә су сиптергәндә җәй эчендә күпьеллык үләннәрне 2-3 тапкыр чабып алырга мөмкин булачак, моңа кадәр алар гадәттә бер тапкыр гына чабылган. Бу инде ферманы югары сыйфатлы яшел масса белән тулысынча тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
Бүген хуҗалык белгечләре әлеге гаҗәеп корылманың ничек эшләве белән таныштыра. Чарада Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Валерий Жуков, төбәк министрлыгы җитәкчелеге катнаша.

Читайте нас: