Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 июль 2019, 02:23

Үсмерләрне дә тикшерә башлыйлар

2019 елда 75 процент баланың диспансер күзәтү үтәсен белдерделәр.

Безнең Сәламәтлек саклау министрлыгында 17 яшькәчә үсмерләрне диспансер күзәтүе астына алуны югары дәрәҗәгә җиткерү кирәклеге турында белдерделәр. Бу хакта Дәүләт думасының эшче төркеме утырышында “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру турында сөйләшкәндә шушы ведомствоның җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Максим Забелин әйтте.

"Сигез поликлиника 92 санлы приказга тулысынча җавап бирәчәк. Яңа туганнан башлап, 17 яшькә кадәр балалар диспансер күзәтүе астына алыначак. Дүртөйле белән Туймазыда яңа поликлиникалар сафка кертеләчәк”, - диде ул.

Сәламәтлек саклау министрлыгының 92 санлы приказында балаларга беренчел медицина ярдәме күрсәтү, педиатр хезмәте, дәваханәдә кирәкле штатны булдыру һ.б. мөһим үтәләсе шартлар билгеләнде. Милли проект буенча, 18 медицина оешмасы төзекләндерелгән. Быел республика балалар дәваханәсе дә реконструкцияләнәчәк.

Максим Забелин милли проектны тормышка ашыру планы тәртип белән алып барыла диде.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда 336 млн сумлык егермедән артык төр медицина җиһазлары сатып алачак.

“Сәламәтлек” милли проекты ярдәмендә 2024 елга үлүчеләр санын киметүгә ирешү (100 мең кешегә 350 очрактан арттырмаска), беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтүче оешмаларны кадрлар белән тәэмин итү, бөтен кешеләргә дә елына бер тапкыр мотлак профилактик медицина күзәтүе үткәрү максат булып тора.

РФдә 2019-2024 елларда милли проектны тормышка ашыру өчен 1,7 трлн сумнан артык акча сарыф ителәчәк.

Читайте нас: