Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 июль 2019, 03:41

“Сезнең белән хушлашырга туры киләчәк” – Радий Хәбиров район башлыклары турында

Программага бүленгән акчалар начар башкарылган эшләргә китсә, башка район башлыклары вазифаларыннан колак какмагае әле, диде төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров республиканың министрлар кабинетында атна саен оператив киңәшмә үткәрә. Утырышлар кысаларында республика һәм милли проектларның ничек тормышка ашырылуы хакында да сөйләнелә. Төбәк җитәкчесе аеруча “Башкорт ихаталары” программасы эшенә игътибар итте.

Бу проект аерым бер планга ярашлы республиканың барлык ихаталарын тәртипкә китерүне күзаллый. Монда йорт яны территорияләре дә, балалар мәйданчыклары торышы да, асфальт сыйфаты да керә. Күп районнарда программаны үтәп киләләр, ә менә кайсыберләрендә, кем әйтмешли, утырып еларлык хәтта.

Радий Хәбиров Дәүләкән районына эш сәфәре белән барганда аеруча исе китеп сөйләде. Аның сүзләренчә, кайсыбер ихаталарның торышын күреп, район җитәкчелеге программаның асылын аңламый дияргә була. Муниципалитетка программа хакындагы аңлату эшләрен оештыруны Радий Фәрит улы коллегаларына йөкләде. Программага бүленгән акчалар начар башкарылган эшләргә китсә, башка район башлыклары вазифаларыннан колак какмагае әле, диде төбәк җитәкчесе.




Читайте нас: