Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 июль 2019, 03:20

Ашыгыч ярдәм чакыртасың икән, димәк, син риза

Тиздән "Скорая"ны температура төшерер өчен укол кадатыр өчен генә чакыртып булмаячак.

Кешенең ашыгыч ярдәм машинасын чакыртуын аны шунда ук дәвалый башларга рөхсәт бирүе белән тиңләмәкчеләр. Бу табибларга вакытны югалтмыйча дәвалау процедураларын башларга мөмкинлек бирәчәк, дип саный Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау буенча комитет рәисе Дмитрий Морозов.

Әлеге вакытта кеше ашыгыч ярдәм машинасы чакыртса да, табиблар аңардан рөхсәт алмый торып дәвалый башлый алмый иде. “Әгәр кеше аңын югалткан һәм кемдер ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырткан икән, димәк, аңа медицина ярдәме күрсәтергә кирәк. Әгәр кеше медицина ярдәменә каршы икән, ул язма рәвештә баш тартырга тиеш. Табибның бюрократик чараларга гына уртача 12 минут вакыты үтә. Ә кайвакыт кешегә кичектергесез ярдәм күрсәтер өчен бер минут вакыт җитә”, - дип саный депутат әфәнде.

“Сәламәтлекне саклау” милли проекты беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтү системасын үстерүне үзенең төп бурычларының берсе итеп куя. Моңа ярашлы, ярдәм аз кеше яшәгән һәм еракта урнашкан торак пунктларда яшәүчеләргә дә күрсәтелергә тиеш.

Читайте нас: