Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 июль 2019, 11:00

Игеннең күпмесе читкә озатыла?

Урак эшләре башланып тора.

Урак эшләре башланып тора. Шул уңайдан аналитик үзәкләр уңышның күпме булырын фаразлый башлады.

“Совэкон” үзәге мәгълүматлары буенча, май-июнь коры килү сәбәпле, быел илдә иген җыю күрсәткече 117,2 миллион тоннага кадәр төшәчәк. Бодайныкы – 76,6дан 73,7 миллион тоннага кадәр түбәнәячәк.

Димәк, игенне экспортка чыгару күләме дә азаячак, диләр. Яңа сезонда ул, былтыргы белән чагыштырганда 11 процентка кыскарачак, ягъни 6,2 миллион тоннага ким булып, 31,4 миллион тонна тәшкил итәчәк.

Уңыш азрак булгач, ашлыкка хак күтәрелер микән дигән сорау борчый бүген иген үстерүчеләрне. “Совэкон” директоры Андрей Сизов әйтүенчә, килеп туган хәл Русия игененең бәясенә уңай йогынты ясаячак. Әмма, Европада һәм Украинада уңыш яхшы булуын исәпкә алганда, безнекеләргә әллә ни күпкә өмет итәргә кирәкми дип кисәтә аналитиклар.

Читайте нас: